Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәр Рәис Хәйруллин әтисе Разак ага истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үткәрде

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында райондашыбыз Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары узды.

Әтисе истәлегенә бу зур бәйгене Иске Салманда туып-үскән, хәзер Лаеш районында яшәүче эшмәкәр Рәис Хәйруллин үткәрде. Ярышларда көч сынашырга һәм тамаша кылырга җыелучыларны Разак Хәйбулла улының тормыш һәм хезмәт юлы белән район ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин таныштырды. Мәрхүм Разак Хәйруллин бик эшлекле, булдыклы кеше булган. Ул туган авылы Иске Салманда зоотехник, озак еллар идарәче (управляющий) булып эшләгән. Иске Салман авыл советы рәисе булган, Иске Баллыкүлдә колхоз белән җитәкчелек иткән. Чордашлары Разак аганың оештыру сәләтенә ия, кешеләргә ярдәмле булуын искә алалар.

ФОТОРЕПАОРТАЖ

Рәис Хәйруллин ярышларны ачу тантанасында һәркемне, бигрәк тә балаларны спорт белән дус яшәргә чакырды.

-Спорт белән шөгыльләнүчеләр тормышта нык ихтыярлы, максатларына ирешүчән булалар,-дип басым ясап әйтте ул.

Муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев Рәис Хәйруллинга туган авылына һәрдаим булышып торуы, районда төрле чаралар үткәрүгә матди ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

Менә бәйгенең баш хөкемдары Әнвәр Галимов ярышларны башларга команда бирде. Өстәл теннисы бәйгесе көне буе дәвам итте. Башта мәктәп укучылары үзләре арасыннан иң көчлеләрне ачыкладылар. Аннан зурлар ярышты. Призлы урыннарны алучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр саллы: беренче урынга - 1000 сум, икенче -700 сум, өченче урынга - 500 сум.

Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы бәйгесендә җиңүчеләр:

Малайлар (9-11 кл)

1.Руслан Әхмәтҗанов - агрокөллият

2.Александр Агапов - агрокөллият

3.Айдар Вәлиев - агрокөллият

Кызлар (9-11 кл)

1.Екатерина Захарова - Яңа Салман

2.Диана Алышева - Чуаш Кичүе

3.Лилия Вәлиәхмәтова - Иске Чаллы

Малайлар (4-8 кл)

1.Альмир Гатауллин - Иске Чаллы

2.Альмир Закиров - Иске Чаллы

3.Рәзил Вәлиев - Иске Чаллы

Кызлар (4-8 кл)

1.Әдилә Зәйдуллина - Чуаш Кичүе

2.Гөлсирә Гайнетдинова - Карга

3.Алинә Яруллина - Түбән Әлки

Командалар арасында

1 Иске Чаллы

2.Агрокөллият

3.Чуаш Кичүе

Ир-атлар

1.Рөстәм Бадыйгин

2.Илнар Рәҗәпов

3.Виталий Яровславлев

Хатын-кызлар

1.Гөлүсә Хәйруллина

2.Әлфия Шәрапова

3.Эльвира Латыйпова

Пенсионерлар

1.Илшат Фәхриев

2.Әнвәр Галимов

3.Михаил Падюшов

1.Татьяна Горбунова

2.Галина Исаева

3.Кадрия Маннанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев