Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында федераль ташламаларга ия 2726 кеше ала торган айлык акчалата түләү 2,5 процентка артты

Ай саен бирелә торган акчалата түләүнең (ЕДВ) күләме 1 февральдән 2,5 процентка артты.

Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, әлеге социаль түләүне районда бүген федераль ташламалардан файдаланучы 2726 кеше ала. Болар инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләре ветераннары, радиация тәэсиренә дучар булучылар.

Айлык түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнде. Мәгълүм булганча. әлеге җыелмага хокуклы инвалидлар социаль хезмәтләрне натураль төстә яисә акчалата алуны сайлый алалар. Быел районыбызда федераль ташламаларга хокуклы 983 кеше социаль хезмәтләрне сайлаган. Ә 1743 инвалид аны акчалата алуга өстенлек биргән. 1 февральдән айлык социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1075 сум 19 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев