Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халык бәрәңге ала

"Быел бәрәңге уңды", диючеләр күп булса да, аның уңышыннан зарланучылар да аз түгел.

"Тяминов" фермер хуҗалыгы быел алты сорт бәрәңге үстергән. Фермер Юрий Тяминов әйтүенчә, кайбер сортларның уңышы бик яхшы, ә кайсы начар уңган. Югыйсә җире дә, яңгыры да, коры айларда сугаруы да бер үк булган.

Халыкның бәрәңге бакчаларында да уңыш төрлечә. Моның сәбәбе турында белешеп без "Россельхозцентр"ның Әлки филиалы җитәкчесе Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, бәрәңге орлыгын дөрес сайлауның әһәмияте бик зур. Орлыкка дигән бәрәңге тиешле тикшерү үткән, сәламәт, чирләргә бирешмәүчән булырга тиеш. Икенче икмәк үстерелә торган җирне дә алыштырып тору зарур. Горчица кебек үлән үстерү дә бәрәңге игеләсе участокны дәвалый. Бәрәңге ашланган, ачы булмаган туфракта әйбәт уңа, ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев