Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай...

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар патшабикәсе, Кышкы буран, Төлке белән Бүре, Емеля һәм Убырлы карчык (бу рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре бик оста башкардылар) балаларның күңелләрен күрделәр: төрле кызыклы конкурслар, ярышлар оештырдылар, уйнаттылар-биеттеләр. Кечкенә әлкилеләргә бүләкләрне Хәйруллинның Хәйрия фонды әзерләгән, Хузангай мәктәбе татлы компот, йомшак күмәч белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев