Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында инвалидлар өчен ял кичәсе үткәрделәр

3 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен тирән эчтәлекле концерт булды.

Шөкер, әле күп кенә инвалидларыбыз, тормышта югалып калмыйча, күңел күтәренкелеге белән яшиләр. Еш кына алар сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек хезмәтләр башкаралар, спорт белән шөгыльләнәләр, уңышларга ирешәләр. Андыйлар һәр авылда диярлек бар.

Тормыш сынауларына бирешмичә яшәүчеләрне Халыкара инвалидлар көнендә район мәдәният йортына чакырып күңелле ял иттерделәр. Үзешчән артистларыбыз һәр чыгышларына күңел җылыларын да салып матур җырлар башкардылар, тирән мәгънәле шигырьләр укыдылар. Төрле авыллардан килгән кунакларны концерттан соң чәй өстәлләре янына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев