Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Кар машинасы” операциясе башланды

Районда 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр "Кар машинасы" операциясе үткәрелә.

Кар машиналары да дәүләт теркәлүе, техник күзәтү үтәргә тиеш. Шулай ук әлеге техника белән идарә итүченең тиешле документлары булуы зарур. Дәүләт техник күзәтчелегенең район буенча начальнигы Андрей Петухов әйтүенчә, кар машиналарына таләпләр автомобильләргә булган кебек үк җитди. Бу әлеге транспорт белән хәвефсез идарә итү максатында оештырыла. Кар машинасы булганнар аның белән файдалана башлаганчы техниканың төзеклегенә инанырга, барлык документларын тәртипкә китерергә тиешләр. Операция барышында әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә. Сораулар белән 89274020342 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев