Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында карабодай суктыралар

Бу көннәрдә "Хузангай" һәм "ВостокЗернопродукт" җәмгыятьләре һәм кайбер фермер хуҗалыклары комбайнчылары карабодай суктыруда эшлиләр.

Әлеге кыйммәтле ярма культурасы районда 2254 гектар мәйданда игелде. Шуның 1426 гектары "ВостокЗернопродукт" отрядларында, 300 гектары - "Хузангай"ныкы, 80 гектарда Базарлы Матак һөнәр училищесы үстерде. Крестьян-фермер хуҗалыклары исә 297 гектар карабодай икте. Бу культураны күп җирдә авылларга якын басуларда чәчәргә тырышалар. Чөнки умарта кортлары карабодай чәчәкләрен әйбәт серкәләндерә. Моның, билгеле, умартачыларга да файдасы зур.

Бүгенгә барлык мәйданнарның 57 процентында карабодай уңышы җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 13,2 центнер уңыш чыга.

Комбайннар һәр көнне 200 гектардан артык мәйданда әлеге ярма культурасын теземнәрдән суктырып алалар. Игенчеләребез бу атнада аны тулысынча җыеп алырга дигән максат белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев