Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кешеләргә куркыныч тудыручы сукбай этләрне тота башлаячаклар

Базарлы Матакның Вахитов урамында иректә йөрүче эт бер баланы тешләгән. Район үзәгендә дә, авылларда да урамнарда сукбай этләр саны артып китте. Халык җыеннарында да көтү-көтү йөрүче мондый этләргә карата ниндидер чара күрүне сораучылар күп була. Маэмай асрыйсың икән, ул бәйдә торырга тиеш. Иректә йөреп кешеләргә куркыныч тудырган эт өчен аның...

Базарлы Матакның Вахитов урамында иректә йөрүче эт бер баланы тешләгән.

Район үзәгендә дә, авылларда да урамнарда сукбай этләр саны артып китте. Халык җыеннарында да көтү-көтү йөрүче мондый этләргә карата ниндидер чара күрүне сораучылар күп була. Маэмай асрыйсың икән, ул бәйдә торырга тиеш. Иректә йөреп кешеләргә куркыныч тудырган эт өчен аның хуҗасын административ җавапка тарту каралган. Урамда өергә оешып йөргән этләр агрессивлана, аларда ерткыч инстинкты барлыкка килә. Мондый җанварлар кешеләр, бигрәк тә балалар өчен куркынычка әйләнә. Шуны истә тотып, районга этләрне зарарсызландыру өчен махсус бригада чакырылды. Алар район үзәгендә, авылларда иректә йөргән этләрне тотачаклар. Халык та бу эштә ярдәм итсен - урамдагы сукбай этләр хакында авыл җирлеге советына хәбәр бирсен иде. Мондый хәбәрләр әлеге этләр хуҗаларын штрафка тартырга да нигез була ала. Гомумән, бу эшкә бергәләп алынсак кына авылларны сукбай этләр хәвефеннән арындыра алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев