Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты, Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова иҗат кичәсен үткәрде

Узган җомгада район мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе булды.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары бу көнне әлкилеләргә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен күрсәттеләр. Әлеге спектакльне сәхнәгә якташыбыз Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова куйган. Әниле-кызлы Мәхмүтовалар анда төп рольләрне дә уйнадылар. Зал тутырып килгән халык артистларны көчле алкышлар белән бүләкләде. Югары Әлки авылында туып-үскән Исламия Мәхмүтованың кызы Лилия дә Әлкине туган ягы дип санавын һәм бик яратуын әйтте. Шуңа 50 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсен дә башта бездә үткәрергә уйлаган. Ул якташларын 15 декабрьдә Тинчурин театрында узасы зур иҗат бәйрәменә дә чакырды.

Лилия Мәхмүтованы юбилее һәм иҗади уңышлары белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул әлкилеләргә театр бәйрәме оештырулары өчен Исламия һәм Лилия Мәхмүтоваларга рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев