Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көрәш белән мавыгучыларның үз мәйданчыклары булды

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залында милли көрәш һәм билбау көрәше белән шөгыльләнүчеләрнең үз мәйданчыклары булды.

Биредә көрәш келәмнәре урнаштырылган өлешне зур залдан пәрдә (штора) белән бүлеп алганнар. Теге якта нинди ярышлар барса да, көрәшчеләргә комачаулык тудырмый хәзер.

Россия флагы төсләре төшерелгән зур пәрдәне сатып алырга якташыбыз, бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Фәрит Шакиров ярдәм иткән. Яшь көрәшчеләрне күп еллардан бирле тәрбияләүче тренер Илдар Әхмәров зур залдан үз мәйданчыкларын бүлеп алу турында күптәннән хыялланган булган инде. Үз үтенечен ул авылдашы - Татар Мулла авылында туып үскән Фәрит Шакировка җиткергән. Фәрит әфәнде пәрдәне сатып алу чыгымнарын үз өстенә алган. Тренерлар да, яшь көрәшчеләр дә аңа бик рәхмәтле.

Фәрит Шакиров - туган авылына ярдәм итеп торучы якташларыбызның берсе. Ул мәчетне ремонтлау, зират тирәсен тотып алу кебек күп чыгымлы эшләргә үз өлешен керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев