Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кукуруздан 53 мең тонна силос салдылар

Районда бер көндә кукуруздан 3552 тонна яшел масса салынды.

Быел силослау өчен кукуруз 6700 гектарда игелде. Бүгенгә шуның 3100 гектарыннан яшел масса җыеп, силос базларына озатылды. Узган ел 67 мең тонна силос салынган булган. Быел исә кукуруз силосы былтыргыдан ике мәртәбә күбрәк булачак. Механизаторлар 53 мең тоннадан артык яшел массаны силос базларына салып куйдылар. Быел аның сыйфаты да югары - кукуруз чәкәннәре тулы һәм зур.

Районда бер шартлы терлеккә 23,6 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Кыскасы, кышын маллар тук булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев