Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кышкы юллар турында бүгеннән кайгырталар

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кышка әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

Иң күп урам юллары Базарлы Матак авыл җирлегенә туры килә. Һәм биредә кыш айларында юлларны чистартып тору, бозлавык булганда ком-тоз катнашмасы сиптерү мәсьәләләрен бүгеннән кайгырта башлау зарур. Әлеге юнәлештә билгеле бер эшләр башкарылган инде. Бу хакта Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин хисап тотты.

Утырышта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин быелның сигез аенда юллардагы вәзгыять турында сөйләде. Бу чорда районда 9 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә бер кеше үлгән, 13 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ел башыннан бирле инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2433 очрагын ачыклаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев