Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өлкәннәр спартакиадасы узды. ФОТО

"Алинә" универсаль спорт залында үткән атнада өлкәннәр спартакиадасы үткәрелде.

Аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге белән берлектә оештырды.

Төрле авыл җирлекләреннән җыелган пенсионерлар дартс, төз ату, озынлыкка сикерү, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә ярыштылар. Һәр бәйге зур җанлылык белән узды. Базарлы Матактан Татьяна Горбунова, Валентина Белова, Әнәс Вәлиев, Людмила Корнеева, Әнвәр Галимов, Түбән Кәчидән Зоя Самаркина, Иске Матактан Михаил Падюшов, Галина Исаева, Иске Чаллыдан Рәхимә Идиатуллина, Чуаш Кичүеннән Рәис һәм Нәфисә Гыйльметдиновлар, Каргадан Әсхәт Гәрәев, Алпардан Алсу Гатина, Түбән Әлкидән Шәһит Сәгыйров, Рәмзия Галәветдинова, Югары Колчуринодан Юрий Павлов, Үргәгардан Илшат Фәхриев, Гөлсинә Фәритова иң актив катнашучылар булдылар һәм ярышларда призлы урыннар яуладылар. Ә командалар арасында беренче урынны Яңа Үргәгар пенсионерлары яулады. Икенче урында - Базарлы Матак, өченче - Иске Алпар җирлеге командалары.

Аннан соң спартакиадада катнашучылар "Йолдызлык" кафесына бәйрәм табынына чакырылды. Көр күңелле, спорт белән дус өлкәннәребез биредә концерт номерлары карап, сөйләшеп-аралашып ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев