Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында май башыннан бирле кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең 10 очрагы булган

Май башыннан бирле районда кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең ун очрагы теркәлгән.

Бу хакта район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итә. Шушы араларда Урта Әлки авылында кипкән үләнгә ут кабу аркасында янгын чыгу куркынычы туган. Ут чак кына өйләргә, каралты-кураларга күчми калган. Бары тик район янгын сагы хезмәткәрләренең үзвакытында һәм дөрес эш итүләре аркасында янгын фаҗигасенә юл куелмаган.

-Елның-елында җирләр кардан ачылу белән узган елгы кипкән үләннәрнең янып китү очраклары булып тора. Бу нигездә ут белән саксыз эш итү яисә балалар шаяруы аркасында килеп чыга,- ди Радис Инсапов. - Кагыйдә буларак, күп вакыт әлеге контрольсез "кызыл әтәч" бик зур тизлек белән һәм биниһая мәйданнарга тарала. Һәм бик еш ул торак йортларга, хуҗалык корылмаларына, ә кайчагында кешеләр тормышына да зур куркыныч тудыра.

Кайберәүләр, узган елгы кипкән үләнне яндыру туфрак өчен файдалы, дип уйлыйлар һәм махсус рәвештә корыган үләннәргә ут төртәләр. Әмма бу һич тә дөрес түгел. Үләнне яндырганда бик күп файдалы микроорганизмнар һәлак була. Кипкән үлән астыннан баш төртүче яшь чирәм дә юкка чыгарга мөмкин. Моннан тыш, коры үлән буйлап ялкынның ансат кына сезнең яисә күршеләрнең корылмаларына да барып җитүе ихтимал.

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ут белән болай саксыз һәм ваемсыз эш итүнең куркыныч булуын искәртәләр. Янгын чыгып хәвеф тудырмасын өчен менә бу таләпләрне төгәл үтәү зарур:

-кипкән үләнгә ут төртә күрмәгез;

-чүп-чарны контрольсез яндыруга юл куймагыз;

-тәмәке тартканда сак булыгыз: сүндерелми ташланган тәмәке төпчеге яисә шырпы үләннең янып китүенә сәбәп булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев