Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары башлана

Бу атнада мини- футбол буенча район беренчелеге ярышлары башлана.

Мәгълүм булганча, республика бүген зур вакыйга алдында тора - июньдә Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы уеннары булачак. Бу көннәрдә безнең футбол мәйданчыклары да буш тормас. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, футбол буенча район беренчелегендә барлык авыл җирлекләре, район үзәгендәге зур оешмалар катнаша. Һәр командада биш уенчы һәм өч кеше запаста булырга тиеш. Җиңүче команда Республика көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бүләкләнәчәк. Ярышларда бары районда яшәүче үз спортчыларыбыз катнашуы таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал мини футбол