Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мини-футбол чемпионатында “Актай”командасы җиңү яулады

Мини-футбол буенча район чемпионаты төгәлләнде. "Актай" командасы анда чемпион исемен яулады. "Актай" (капитаны Рәзил Әхмәтшин) һәм "Альтат" (капитаны Илнар Камалов) командалары (икесендә дә Базарлы Матак яшьләре уйный) финалга чыкканнар иде. Финал уенында "Актай", үзенең лидер команда булуын раслап, 4:1 исәбе белән җиңеп чыкты. Шулай итеп, "Альтат" икенче урында калды. Өченче...

Мини-футбол буенча район чемпионаты төгәлләнде. "Актай" командасы анда чемпион исемен яулады.

"Актай" (капитаны Рәзил Әхмәтшин) һәм "Альтат" (капитаны Илнар Камалов) командалары (икесендә дә Базарлы Матак яшьләре уйный) финалга чыкканнар иде. Финал уенында "Актай", үзенең лидер команда булуын раслап, 4:1 исәбе белән җиңеп чыкты. Шулай итеп, "Альтат" икенче урында калды.

Өченче урын өчен балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе һәм "Спартак" (район советы һәм башкарма комитеты) командалары ярышты. Биредә, бары бер гол артык кертеп, ДЮСШ өстен чыкты. Алар арасындагы уен 7:6 исәбе белән төгәлләнде.

Мини-футбол чемпионатында барысы 10 команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев