Әлки районында мәктәп укучылары һәм оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге вәкилләре ГТО нормативлары тапшырдылар
"Алинә" универсаль спорт залында район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр коллективлары, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары һәм "Яшь гвардия" активистлары ГТО нормативлары тапшырдылар. Сынаулар җитезлекне һәм тизлекне, чыдамлыкны, сыгылмалылыкны билгеләүгә юнәлдерелгән иде. Нормативлар тапшыручылар йөзүдә, кыска, уртача һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, урыннан һәм...
"Алинә" универсаль спорт залында район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятиеләр коллективлары, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, партиянең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары һәм "Яшь гвардия" активистлары ГТО нормативлары тапшырдылар.
Сынаулар җитезлекне һәм тизлекне, чыдамлыкны, сыгылмалылыкны билгеләүгә юнәлдерелгән иде. Нормативлар тапшыручылар йөзүдә, кыска, уртача һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, урыннан һәм йөгереп килеп озынлыкка сикерүдә, турникта тартылуда, спорт снаряды ыргытуда, пневматик мылтыктан атуда осталыкларын сынадылар. Ә икенче көнне чаңгы шуу тизлекләрен күрсәттеләр.
-Районыбызда спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр, спорт мәйданчыкларында шөгыльләнүчеләр, ярышларда катнашучылар елдан-ел арта бара. Спорт бит авыруларны кисәтү, кәефне күтәрү өчен генә түгел, ихтыяр көче тәрбияләү, характер формалаштыру өчен дә мөһим. Нормативлар тапшыру өчен күнегүләр башкарып, без үзебезнең һәм булачак балаларыбызның сәламәтлегенә һәм гомер озынлыгына зур өлеш кертәбез,-ди "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев