Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан төзүчеләрне хөрмәтләделәр (ФОТО)

13 августта билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның иң уңган төзүчеләре хөрмәтләнде. Төзелеш - икътисадның нигезен тәшкил итүче тармакларның берсе. Районыбызда да төзелеш һәм ремонт эшләренең тынып торган юк. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова әйтүенчә, районда елның-елында 230 миллион сумлык һәм аннан да күбрәк төзү эшләре алып барыла. Бер-бер...

13 августта билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның иң уңган төзүчеләре хөрмәтләнде.

Төзелеш - икътисадның нигезен тәшкил итүче тармакларның берсе. Районыбызда да төзелеш һәм ремонт эшләренең тынып торган юк. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова әйтүенчә, районда елның-елында 230 миллион сумлык һәм аннан да күбрәк төзү эшләре алып барыла. Бер-бер артлы торак йортлар салына, мәдәният йортлары, ФАП һәм хастаханәләр, мәктәпләр төзелә, ремонтлана. Төзелешкә катнашы булган һәркемнең - архитектормы ул, проектчымы, инженер-прораб, ташчы, балта остасымы - хезмәте гаять җаваплы һәм катлаулы. Нәкъ менә аларның белеме, осталыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбызда заманча яңа объектлар калка, халыкка уңайлыклар тудырыла.

Августның икенче якшәмбесендә шушы мактаулы һәм җәмгыять өчен бик кирәкле профессия кешеләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Узган шимбәдә шул уңайдан район мәдәният йортына иң уңган төзүчеләр җыелды. Залда "Строитель и К" оешмасы вәкилләре, шулай ук "Хузангай" ҖЧҖ, Шәйхетдинов шәхси предприятиесе, "ПМК-Мелиорация", "Арстрой" ҖЧҖ төзүчеләре бар иде. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Төзелеш тармагы алдынгыларын шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, "Строитель и К" ҖЧҖ начальнигы Рәшит Мөхәммәтшин һәм "Әлки ПМК-мелиорация" җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев