Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Рамил Гыйматдиновның гаилә фермасына азык мулдан хәзерләнгән

Татар Мулла авылындагы гаилә фермасы хуҗасы Рамил Гыйматдинов бу көннәрдә кырдан печән рулоннары ташу белән мәшгуль. Фермерга җәй буе уллары Гамил һәм Камил дә булышалар. Печән рулоннарын терлекләр асрала торган корпус янына ташып бетергәч, берьеллык үләннән сенаж сала башлаячаклар. Үлән биек булып күтәрелгән. Рамилнен үз КСК-100 комбайны да бар. Хәер,...

Татар Мулла авылындагы гаилә фермасы хуҗасы Рамил Гыйматдинов бу көннәрдә кырдан печән рулоннары ташу белән мәшгуль.

Фермерга җәй буе уллары Гамил һәм Камил дә булышалар. Печән рулоннарын терлекләр асрала торган корпус янына ташып бетергәч, берьеллык үләннән сенаж сала башлаячаклар. Үлән биек булып күтәрелгән. Рамилнен үз КСК-100 комбайны да бар. Хәер, фермерның 136 гектар сөрү җирендә бөртек, азык үстерү өчен барлык техникасы да үзенеке. Тик менә узган ел бөртек суктыру комбайны урак төгәлләнгәндә янып харап булган.

Рамил Гыйматдиновның 24 савым сыеры, таналары, бозаулары бар. Маллар өчен быел азык мул булыр, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев