Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республика хәрби комиссары Сергей Погодин булып китте

Узган атнада районыбызда республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов булып киттеләр. Сергей Погодин Әлки районы хәрби комиссариаты эше белән танышты. Соңгы елларда безнең комиссариат егетләрне хәрби хезмәткә чакыру, контракт нигезендә хәрбиләр әзерләү буенча уңышлы эшләп килә. Республика комиссары биредә...

Узган атнада районыбызда республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов булып киттеләр.

Сергей Погодин Әлки районы хәрби комиссариаты эше белән танышты. Соңгы елларда безнең комиссариат егетләрне хәрби хезмәткә чакыру, контракт нигезендә хәрбиләр әзерләү буенча уңышлы эшләп килә. Республика комиссары биредә хезмәт куючылар өчен әйбәт эш шартлары тудырылуын билгеләп үтте. Ул елның елында хәрби хезмәткә чакыруны уңышлы башкаручы коллективка рәхмәт җиткерде, киләчәктә дә бу юнәлештә нәтиҗәле хезмәт теләде.

Аннан Сергей Погодин һәм Шамил Ханнанов Иске Алпар авылы зиратында булып, озак еллар район һәм Казан шәһәре хәрби комиссариатларында хезмәт куйган полковник Фәргать Садриев каберенә чәчәкләр салдылар. Кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев