Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында санитар-экология икеайлыгы кысаларында чистарту-җыештыру эшләре киң колач ала

1 апрельдә башланган санитар-экология икеайлыгы кысаларында районда җыештыру-чистарту эшләре киң колач ала бара.

Соңгы көннәрдә кар күзгә күренеп эри, һәм кыш әйләнәсе "качып яткан" чүп-чар өскә калкып чыга. Әнә шуларны җыештыру, гомумән, язгы чистарту эшләрен башкару өчен район җитәкчелеге оешма-учреждениеләргә даими рәвештә өмәләр үткәрү бурычын куйды. Һәр хезмәт коллективы үз территориясен һәм район үзәгендәге үзенә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындырырга, чисталык урнаштырырга тиеш.

Авыл җирлекләрендә дә урам-тыкрыкларны җыештыру белән шөгыльләнә башладылар. Халык тырма-себеркеләр тотып капка төпләрендә эшли, әйләнә-тирәсен тәртипкә сала. Чүп-чар әле җитәрлек. Шуңа да бу чорда өмәләрне ешрак үткәрергә туры килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев