Әлки районында савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга субсидия түләнә башлый
Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга субсидия бирелә башлый.
Республикада халыктан җыела торган сөткә бәяләр 20 процентка кадәр төште. Бу күпләрне хафага салды. Әлеге югалтуларны каплау йөзеннән Татарстан Президенты бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлеп бирү карарын кабул итте. Бер сыер асраучыларга ике мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ике сыеры булганнарга һәр сыер башына - өчәр мең, ә өч һәм аннан күбрәк сөтбикәсе булганнарга дүртешәр мең сум акча түләнәчәк. Савым кәҗәләренә бер башка бер мең сум акча каралган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша түләнүче әлеге субсидияне халык февраль ае дәвамында алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев