Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга бүләкләр бирделәр

Гарифуллин Ленар һәм Гатауллина Адилә башкалабыз Казанның махсус урта белем бирү учреҗдениеләрендә һөнәр үзләштерәләр. Алар әле бик яшь, әмма киләчәкләре турында уй-фикерләре төпле, икесе дә укып бетереп, уңышлы карьера ясау турында хыяллана. Ә Регина Плаксинага инде 21 яшь, ул Базарлы Матакның "Теремок" балалар бакчасында эшли. Бу егет-кызлар илбашын сайлауда беренче...

Гарифуллин Ленар һәм Гатауллина Адилә башкалабыз Казанның махсус урта белем бирү учреҗдениеләрендә һөнәр үзләштерәләр. Алар әле бик яшь, әмма киләчәкләре турында уй-фикерләре төпле, икесе дә укып бетереп, уңышлы карьера ясау турында хыяллана. Ә Регина Плаксинага инде 21 яшь, ул Базарлы Матакның "Теремок" балалар бакчасында эшли. Бу егет-кызлар илбашын сайлауда беренче тапкыр катнашалар. Ленар белән Адилә тормышында быелгы сайлаулар гомумән тәүге шундый вакыйга. Моны белеп торган сайлау комиссиясе әгъзалары яшьләрне тәбрикләп, аларга истәлеккә сайлауларда катнашулары турында күкрәк билгесе - значок һәм сувенир бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев