Әлки районында штраф түләмәүчеләрне җәзага тарталар
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәгән әлкилеләр саны 176 га җиткән.
Аларга карата чаралар күрелә, билгеле: 92 кешегә кабат штраф салганнар, 30 кешене кулга алу турында карар кабул ителгән, 26 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган. Ә бит, вакытында түләсәләр, шәрафның бәясе дә ике тапкыр ким булыр, мондый җәзаларга да тартылмас иделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев