Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үсмерләр хәрби уенда катнаштылар

Киокусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр кышкы урманда хәрби-гамәли уенда катнаштылар. Хәрби уенны район благочинные, киокусинкай-каратэ буенча тренер Андрей Зиньков оештырды. Һава торышы чын гыйнварча - кояшлы һәм суык иде. Балалар белән әлеге чараларда әти-әниләр дә катнашты. Малайлар-кызлар тирән кардан җиңел үтү серләрен өйрәнделәр. Алар һәммәсе ак маскхалатлардан, барысында да чын автоматны...

Киокусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр кышкы урманда хәрби-гамәли уенда катнаштылар.

Хәрби уенны район благочинные, киокусинкай-каратэ буенча тренер Андрей Зиньков оештырды. Һава торышы чын гыйнварча - кояшлы һәм суык иде. Балалар белән әлеге чараларда әти-әниләр дә катнашты.

Малайлар-кызлар тирән кардан җиңел үтү серләрен өйрәнделәр. Алар һәммәсе ак маскхалатлардан, барысында да чын автоматны хәтерләткән корал макетлары иде. Сихтермә-Хузангай мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге укытучысы Юрий Гордеев кышкы чорда хәрби позицияләр алу күнекмәләрен төшендерде. Балалар бу күнегүләрне кабатлап та карадылар. Аннары пневматик мылтыктан мишеньгә төз атуда ярыштылар. Район яшьармиячеләр оешмасы җитәкчесе, ветеран-әфганчы Рөстәм Шәйхетдинов үсмерләргә сугышчан әзерлекнең кайбер алымнары хакында сөйләде.

Хәрби уенда кар машинасы да файдаланылды. Балалар да, ата-аналар да кышкы табигать кочагында узган бу чарадан бик канәгать булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев