Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында социаль яклау министры булып китте

Районда Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Аңа шәхси мәсьәләләр белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Мөслимә Яруллина социаль яклау өлкәсенә кагылышлы закончалыкны аңлатып бирүне үтенде. Мария Ярославлеваны үз эшен башлап җибәрүчеләргә нинди ярдәм каралуы кызыксындыра. Роза Сафиуллина сәламәтлеге какшау сәбәпле вакытыннан алда пенсиягә чыгу җаен сорашты. Наил Гайфуллин район ветераннар оешмасы исеменнән республика һәм район җитәкчеләренә өлкәннәр турында кайгыртканнары өчен рәхмәт җиткерде.

Министр белән бергә кешеләрне район башлыгы Александр Никошин һәм башка җитәкчеләр тыңлады. Аннары алар бергәләп Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, "Каенкай" балалар приютында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев