Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сулыкларда өч фаҗигале очрак булды

Кояшлы эссе көннәр башланганга бер ай да юк әле, ә инде сулыкларда өч фаҗигале очрак булды. Шулкадәр райондашыбыз саксызлык, ваемсызлык аркасында суда батып үлде. Кызу көннәрдә халыкның елга-буаларга ашыгуы табигый. Коену кеше өчен файдалы да. Әмма сулыкларда хәвеф сагалавын онытмаска, фаҗигагә юлыкмас өчен саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк. -Районыбызда коену...

Кояшлы эссе көннәр башланганга бер ай да юк әле, ә инде сулыкларда өч фаҗигале очрак булды. Шулкадәр райондашыбыз саксызлык, ваемсызлык аркасында суда батып үлде.

Кызу көннәрдә халыкның елга-буаларга ашыгуы табигый. Коену кеше өчен файдалы да. Әмма сулыкларда хәвеф сагалавын онытмаска, фаҗигагә юлыкмас өчен саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк.

-Районыбызда коену рөхсәт ителгән, моның өчен махсус җиһазландырылган сулыклар юк,-ди республика Гражданлык сагы идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Лилия Гайфуллина. -Авыл җирлекләре җитәкчеләре елга-буалар янында әнә шул хактагы табличкалар кую хакында кайгыртырга тиешләр. Дөрес, рөхсәт ителмәсә дә, күпләр эссе көндә суга чумып чыгудан баш тартмый. Андыйларга кабат шуны искәртәбез: бәлагә тарымас өчен суда иң гади саклык кагыйдәләрен үтәсәгез иде. Менә алар:

-Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш яисә бик арыган хәлдә суга керү катгый тыела. Суга салмыш хәлдә чуму аркасында батып үлүчеләр бик күп.

-Балаларны үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез. Аларның текә яр читендә уйнавына да юл куймагыз. Балаларыгызны йөзәргә өйрәтегез. Әле күптән түгел Чистай районында бик аяныч хәл булды: 14 һәм 16 яшьлек ике кыз елгада батып үлде. Ачыкланганча, әти-әниләре аларның йөзә белмәүләреннән дә хәбәрдар булмаганнар.

-Ашаганнан соң 1,5-2 сәгать узгач кына коенырга ярый.

-Таныш булмаган сулыкларда, сазлы, суүсемле урыннарда коенмагыз һәм баш белән суга сикермәгез, ярдан ерак йөзеп кермәгез.

-Кояшта нык кызынганнан соң яисә туңган хәлдә суга керергә ярамый. Елгага акрын гына керегез, су бил тирәсенә җиткәч чумып алыгыз.

-Суда көзән җыера башласа, аркага ятып ярга таба йөзегез, көзән җыерган урыныгызны кул белән ышкыгыз, ярдәмгә чакырыгыз.

-"Батам!" дип ялганлап кычкырырга ярамый.

-Сулыкта һәлакәт килеп чыкса, 112 телефонына шылтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев