Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сулыш юллары вируслы инфекцияләре белән авыручылар арткан

Районда сулыш юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар арта. Көн саен табибларга шундый зар белән 5-7 кеше мөрәҗәгать итә.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә, гыйнвар башыннан ОРВИ белән чирләүче 38 кеше теркәлгән. Аларның 23 е - балалар. Дөрес, бездә авыручылар саны эпидемия чигенә җитмәгән. Тулаем Татарстанда исә хәл күпкә катлаулырак - грипп, ОРВИ белән чирләү күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан ике тапкырга арткан. Республикада Гонконг гриппы белән авыручы 89 кеше исәпкә алынган, алар нигездә Казан, Чаллы шәһәрләрендә.

17 гыйнвардан башлап Казанда, ОРВИ һәм грипп үсеше белән бәйле рәвештә, медицина, белем бирү учреждениеләрендә чикләү чаралары кертелде. Бу сәламәтлек саклау оешмаларына туганнарның пациентлар янына килүне чикләү яисә тыюны, шулай ук массакүдәм чаралар оештыруны чикләүне һәм битлек кию режимын кертүне күздә тота.

Роспотребнадзор хәбәрләреннән күренгәнчә, республикада грипп белән авыручыларның берсенең дә әлеге чиргә каршы прививка ясатмаганлыгы ачыкланган. Сүз уңаеннан, бездә 6170 кеше (шуның 1840ы балалар), ягъни район халкының 38 процентка якыны, гриппка каршы вакцинация үткән.

Медиклар гриппның үпкә ялкынсынуы, миокардит, энцефалит, менингит, синусит, отит, ангина кебек өзлегүләргә китерү белән куркыныч булуын искәртә. Бу өзлегүләрнең балаларда, олы яшьтәге кешеләрдә, хроник чирләре булган кешеләрдә аеруча көчле булуы ихтимал.

Белгечләр авыру билгеләрен сизә башлауга тизрәк гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итәргә, үз белдегең белән дәваланмаска кирәклеген искәртәләр. Шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, профилактика чаралары күрергә киңәш ителә. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышырга, битлек кияргә (грипп вирусы 1 метрга кадәр арага тарала), саф һавада ешрак булырга, бүлмәләрне әледән-әле җилләтергә, составында С витамины булган азыкларга, яшелчә һәм җиләк-җимешкә (овощи и фрукты) өстенлек бирергә кирәк. Табиблар урамга чыгар алдыннан борын юлларын аш тозы, диңгез суы белән юдыруның да файдалы булуын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев