Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында суүткәргечтәге аварияне тиз арада төзәттеләр

Моның сәбәбе суүткәргечтәге авария булган икән. Җиңүнең 40 еллыгы урамында бер йортта суүткәргеч торба шартлаган. Төзексезлекне бетергәнче район үзәгенең бер өлеше бүген төш вакытына кадәр сусыз торды. Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин әйтүенчә, 11 гыйнвар кичендә булган авария әлеге йортта иске суүткәргечтән файдалану аркасында килеп чыккан. Шуңа башняларга су...

Моның сәбәбе суүткәргечтәге авария булган икән. Җиңүнең 40 еллыгы урамында бер йортта суүткәргеч торба шартлаган. Төзексезлекне бетергәнче район үзәгенең бер өлеше бүген төш вакытына кадәр сусыз торды.

Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин әйтүенчә, 11 гыйнвар кичендә булган авария әлеге йортта иске суүткәргечтән файдалану аркасында килеп чыккан. Шуңа башняларга су тутыру туктатылган. Системада су беткәч, коммуналь челтәрләр эшчеләре тиз арада әлеге йортны яңа су трассасына тоташтырып куйганнар. 12 гыйнварда әбәткә кадәр барлык су башняларына да су тутырыла башлый. Хәзер өйләрдә су әйбәт килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев