Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында телефон, интернет һәм цифрлы телевидение сыйфаты яхшыра

Язгы-җәйге сезонда районда телефон элемтәсенең сыйфатын тагын да яхшыртачакбыз, диләр элемтәчеләр. Май аенда Алексеевск районара электр элемтәсе узелының Әлки цехы эшчеләре Базарлы Матакның Залаков урамындагы һава элемтә линияләрен җир астына салачаклар. Нәкъ шундый эш Каргада да эшләнәчәк. Июнь-июль айларында Иске һәм Яңа Чаллыга, сентябрьдә Борискинодан Иске Әнҗерә авылына оптик җепселле...

Язгы-җәйге сезонда районда телефон элемтәсенең сыйфатын тагын да яхшыртачакбыз, диләр элемтәчеләр.

Май аенда Алексеевск районара электр элемтәсе узелының Әлки цехы эшчеләре Базарлы Матакның Залаков урамындагы һава элемтә линияләрен җир астына салачаклар. Нәкъ шундый эш Каргада да эшләнәчәк. Июнь-июль айларында Иске һәм Яңа Чаллыга, сентябрьдә Борискинодан Иске Әнҗерә авылына оптик җепселле кабельләр сузачаклар. Шулай итеп, әлкилеләр өчен телефон элемтәсе, интернет һәм цифрлы телеведение сыйфаты күпкә яхшырачак. Моңарчы бу хезмәтләрдән файдаланмаган кешеләр дә аларга күчү теләге белдерер, мөгаен.

Өстә аталган эшләрдән кала элемтәчеләр бүлү шкафларына, кабель каналларына, авыллардагы телефон станцияләренә хезмәт күрсәтәләр, кирәк булганнарын ремонтлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев