Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткән атнада ике авылда янгын булып, өй һәм сарайлар янган

Үткән атнада районда ике янгын булган. 4 апрель кичендә Татар Борнае авылында шәхси хуҗалыкның каралты-куралары янып бетә. Тавыклар, йорт куяннары да ут эчендә кала. Ярый әле сарай иминиятләштерелгән булган. Янгынның сәбәбе әле ачыкланмаган. (причина пожара устанавливается). 7 апрельдә Татар Мулла авылында шәхси йортта ут чыгып, өй дә, каралты-куралар да янып...

Үткән атнада районда ике янгын булган.

4 апрель кичендә Татар Борнае авылында шәхси хуҗалыкның каралты-куралары янып бетә. Тавыклар, йорт куяннары да ут эчендә кала. Ярый әле сарай иминиятләштерелгән булган. Янгынның сәбәбе әле ачыкланмаган. (причина пожара устанавливается).

7 апрельдә Татар Мулла авылында шәхси йортта ут чыгып, өй дә, каралты-куралар да янып көлгә әйләнә. Йорт иминиятләштерелмәгән дә булган. Янгын өйдәге электр челтәренең авария режимында эшләве аркасында килеп чыккан. Бу хакта безгә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Радис Инсапов хәбәр итте. Ул әлкилеләргә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы хакында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев