Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында төлкеләргә 20 мең вакциналы конфет таратылачак

Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан. Конфетка охшаган әлеге "тәмле дару" төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә. Ел башыннан бирле шундый вакцина-конфетлар ике тапкыр - барысы 22 мең данә таратылган булган инде....

Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан.

Конфетка охшаган әлеге "тәмле дару" төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә.

Ел башыннан бирле шундый вакцина-конфетлар ике тапкыр - барысы 22 мең данә таратылган булган инде. Вакцина төлкеләр сәламәтлегенә зыян салмый, аларны котыру чире йоктырудан гына саклый. Быел төлкеләрнең нык үрчүе күзәтелә. Алар, йорт кошларына хыянәт итү белән бергә, котыру чире тарату чыганагы булып та торалар.

Ветеринария хезмәткәрләре шулай ук йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививка-уколлар ясый башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев