Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында туып-үскән җырчы Мирсәет Сөнгатуллин Россия Рекордлар китабына кертелде

Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Россия Рекордлар китабына кертелде.

Күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордсмен булды. Гаҗәеп матур тавышка ия талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин татарның бай җыр мирасын торгызу, халыкка кайтару юнәлешендә бик күп көч куя. Берничә ел элек ул 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарды. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый. Якташыбызның бу хезмәтен тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип атадылар. Җырчы әле онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгарды. Мирсәет Сөнгатуллинның иҗади казанышлары белән без, райондашлары, ихластан горурланабыз, аны котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев