Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урман җәнлекләре өчен “ашханәләр” эшли

Кышын җәнлекләр урманда алар өчен махсус әзерләнгән урыннарга килеп тамак ялгыйлар.

Кыш көне җәнлек-җанварларга кар астыннан азык табу бик авыр. Аларга ярдәм итү өчен елның-елында районның аучылык биләмәләрендә

байтак азык запасы хәзерләнә. Узган көздә, әйтик, кышын җәнлекләрне

"сыйлау" өчен 50 тонна ашлык калдыклары, 180 тоннага якын бөртек, 15 тонна печән, 5 тонна тоз көйләп куйганнар иде. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, бу мөһим эшкә "Көньяк" аучылык җәмгыяте аеруча зур игътибар бирә.

Кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре һәм башка урман җанварлары (обитатели) әлеге "ашханәләрне" үз итәләр, әледән-әле анда килеп, тукланып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев