Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Урман утырту көне”ндә 25 мең агач пәйда булды. ФОТО

29 апрельдә бөтен республика күләмендә үткәрелгән "Урман утырту көне"ндә йөзләгән әлкилеләр районны яшелләндерүгә кушылды.

Бу көнне районда 25 мең агач пәйда булды.

Агач үсентеләрен район урманчылыгы алдан ук әзерләп, кирәксенгән һәркемгә бушлай таратты. Урманчылык җитәкчесе Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, авыл җирлекләренә генә дә 2100 төп чыршы, нарат, юкә, миләш биргәннәр. Бу үсентеләр мәдәният йортлары тирәсендә, паркларда, аллеяларда урын алды. Байтак оешма-учреждениеләр дә үз территорияләрендә агачлар утырттылар. Ветеринария берләшмәсе, юл төзү участогы, әйтик, карт агачларны яшь чыршыларга алыштырдылар.

Базарлы Матакта төзелә торган чаңгы базасы территориясендә 1 мең тупыл һәм каен үсентеләреннән аллея барлыкка килде. Бу зур эшне Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары башкарды.

Гомумән, урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп балалары бу көнне агачлар утыртуда бик актив эшләделәр. Төгәлбәй һәм Чуаш Борнае авыллары янындагы чокырлар тирәсендә саклау полосалары нигездә Кошки, Иске Матак, Чуаш Борнае, Югары Колчурино, Хузангай мәктәпләре укучылары көче белән утыртылды. Чокырларны зураюдан саклау өчен тиз үсеп китүчән һәм көчле тамырлы тупыл агачларына өстенлек бирәләр. Төгәлбәйдә 8,5 мең, Ә Чуаш Борнаенда 12 мең тупыл үсентесе утыртылды.

Урман утырту акциясе әле дәвам итә. Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, яфрак ярганчы утыртылган үсентеләр әйбәт тамырланып китәчәк. Билгеле, агачларны утырту гына түгел, аларны карап үстерергә, хайваннар зараралаудан сакларга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев