Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урманнарны чүпләүчеләргә штраф салалар

Республика Министрлар Кабинеты карары белән санитар-экологик икеайлык игълан ителгәч, Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре район урманнарында рейдлар үткәрүгә керештеләр.

Алар урманнарның чисталыгын, экологик халәтен тикшерәләр, ачыкланган бозу очракларын фотога төшереп административ беркетмә төзиләр һәм, урман биләмәләренә чүп-чар түгеп, аңа зыян китерүчеләрне штрафка тарталар. Һәр атнада урман сакчылары үз министрлары каршында ниләр эшләүләре хакында хисап тоталар. Билгеле, алар гына түгел, һәрберебез табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлы, сак булырга, урман аланнарны, елга ярлаын. Посадкаларны чүплеккә әйләндермәскә тиешбез. Урман - саф һава чыганагы. Шул турыда онытырга ярамый, дип кисәтәләр Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев