Әлки районында “Уңыш-2017” янгынга каршы профилактика операциясе бара
Районда "Уңыш-2017" янгынга каршы профилактика операциясе бара. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ут-күздән саклануның торышын тикшерәләр. Профилактика чаралары урып-җыю эшләре барган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында үткәрелә. "Былтыргы уракта Яңа Баллыкүл авылы янындагы кырда эшләүче комбайнга, механизмнары һәм узеллары...
Районда "Уңыш-2017" янгынга каршы профилактика операциясе бара.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ут-күздән саклануның торышын тикшерәләр. Профилактика чаралары урып-җыю эшләре барган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында үткәрелә.
"Былтыргы уракта Яңа Баллыкүл авылы янындагы кырда эшләүче комбайнга, механизмнары һәм узеллары кызу аркасында, ут капкан иде. Машина шактый зыян күрде. Ә узган көздә, ут белән саксыз эш итү сәбәпле, Югары Матак авылы фермасында янгын чыкты. Мондый хәлләргә юл куймас өчен ут-күздән саклану чараларын төгәл үтәү зарур. Урып-җыю чорында бу бигрәк тә мөһим",-ди районара янгынга каршы күзәтчелек өлкән инспекторы Радис Инсапов.
Бу көннәрдә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кырларда һәм бөртек саклау урыннарында профилактика рейдлары үткәрделәр. Рейдларда МЧС вәкилләре бөртеклеләр үскән кырларның тирәсен сөреп чыгу һәм аны участокларга бүлүгә, авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерүгә, урып-җыю вакытында янгынга каршы су чыганаклары һәм аларга бару юллары булдыруга аерата игътибар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев