Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган атнада өч исерек йөртүче тоткарланган

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагын ачыклаганнар.

Өч йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин әйтүенчә, салмыш йөртүчеләрне кырыс җәза көтә. Алар ел ярымнан ике елга кадәр "права"ларыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум административ штрафка тартыла. Юлларда һаман да тизлек режимын бозу, хәвефсезлек каешын каптырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, баланы машинада махсус креслосыз йөртү кебек кагыйдә бозулар еш кабатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев