Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләде

Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләделәр.

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге җитәкчесе Игорь Леонтьев әйтүенчә, бәйрәмнәрдә "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә мөрәҗәгатьләр гадәти көннәрдәгедән күбрәк булган. Елның беренче атнасында 246 авыруга тәҗел медицина ярдәме күрсәтелгән. Бәрелеп-сугылып имгәнгән, аяк-куллары сынган байтак пациентларга ярдәм иткәннәр. Һава торышының еш үзгәреп торуы аркасында урамнар, юллар тоташ бозлавыкка әйләнде шул. Тешләре сызлап килүчеләр шактый булган. Бәйрәмнәрдә артыгын ашау, спиртлы эчемлекләрне күп куллану да үзенекен иткән - гастрит, холецистит, панкреатит, гипертония кебек хроник чирләре кискенләшеп медикларга мөрәҗәгать итүчеләр ешайган. Чирлеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бәйрәм көннәрендә поликлиникада да табиблар авыруларны кабул итте. Ә гомумән алганда бәйрәмнәр имин үткән, авыр очраклар теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев