Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел чыршысын законсыз кискән бер бәндә тоткарланган

Район үзәгендә чыршылар сатучы машина янында һәр көнне халык мәш килә. Күпләр Яңа ел бәйрәмен яшел урман кунагыннан башка үткәрүне күз алдына да китерми. Әлки урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, инде 300 дән артык чыршы сатылган. Бәйрәм якынлашкан саен чыршы алучылар күбәя, ди ул. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Бер метрга...

Район үзәгендә чыршылар сатучы машина янында һәр көнне халык мәш килә. Күпләр Яңа ел бәйрәмен яшел урман кунагыннан башка үткәрүне күз алдына да китерми.

Әлки урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, инде 300 дән артык чыршы сатылган. Бәйрәм якынлашкан саен чыршы алучылар күбәя, ди ул. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Бер метрга кадәрле урман гүзәле - 220 сум, ике метрга кадәр - 280 сум, өч метрга кадәрлесе 600 сум тора. Ә балалар бакчаларына, мәктәпләргә чыршыларны бушлай биргәннәр.

Быел чыршы-наратларны хәсиятләп бәйләп-чорнап саталар. Билгеле, ботаклары сынмасын, зарарланмасын өчен шулай эшлиләр.

-Чыршы-наратларны урманчылыкның Юхмачы участогында Яңа ел агачлары плантациясендә махсус үстерәбез,-ди Илсур Зәйнуллин. -Урман гүзәлен бәйрәмгә кисеп алып кайтыр өчен аның үскәнен 6-7 ел көтәргә кирәк. Ә аны утыртып үстерер, сатуга хәзерләр өчен күпме хезмәт куела. Һәм без моны халык өчен эшлибез, чыршыларны Яңа елга дип махсус үстерәбез.

Чыршы-наратлар район үзәгендә генә түгел, Юхмачыда, Чуаш Борнаенда, Чуаш Кичүендә дә сатыла. Кыскасы, урман исе, ылыс исе аңкып торган Яңа ел гүзәлен каян алыйм дип аптырыйсы юк.

Ни аяныч, чыршыларны урман-посадкалардан законсыз кисеп алып кайтучылар да бар. Бу арада шундый бер бәндә тоткарланган инде. Аңардан урман хуҗалыгына китерелгән зыян түләтелгән. Моңа өстәп аңа штраф та түләргә туры киләчәк. Ә Яңа ел чыршысын законсыз кисүче гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

-Безнең урман хезмәткәрләре полицейскийлар белән берлектә көн саен рейдлар үткәрәләр. Күңелсезлекләргә тарымас өчен иң дөресе - Яңа ел агачларын законсыз кисмәскә,-ди Илсур Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев