Әлки районында янгын очраклары кими, әмма уяулыкны сүрелдерергә ярамый
Соңгы дүрт елда районда янгын очраклары сизелерлек кимегән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында янгын сүндерү часте начальнигы Вячеслав Шалдымов билгеләп үтте. Әлеге утырышта районда ут-күзне кисәтү мәсьәләләре каралды. 2013 елда районыбызда 31 янгын очрагы теркәлгән. Ә былтыр 20 янгын булган. Әлеге хәвефле күрсәткечләрнең кимүе - халык...
Соңгы дүрт елда районда янгын очраклары сизелерлек кимегән.
Бу хакта гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында янгын сүндерү часте начальнигы Вячеслав Шалдымов билгеләп үтте. Әлеге утырышта районда ут-күзне кисәтү мәсьәләләре каралды.
2013 елда районыбызда 31 янгын очрагы теркәлгән. Ә былтыр 20 янгын булган. Әлеге хәвефле күрсәткечләрнең кимүе - халык арасында профилактика эшләренең актив алып барылуы нәтиҗәсе, ди Вячеслав Шалдымов.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова яңа елның беренче көннәреннән үк күп балалы гаиләләрне йөреп чыгулары хакында сөйләде. Шундый 29 йортта булганнар. 20 гаиләдә янгын чыгу куркынычы тудыручы төрле җитешсезлекләр ачыкланган. Күбесендә электрүткәргечләр тузган икән. Район башлыгы Александр Никошин бу проблеманы кичекмәстән төзәтү бурычын куйды.
Шуны да әйтергә кирәк, узган ел райондагы ведомствоара исәптә торучы, ишле балалы гаиләләр яшәүче өйләрнең күбесенә янгын турында хәбәр итүче датчиклар урнаштырылды.
Мәктәпләрне ут-күздән саклау проблемасы да бик актуаль. Районыбызда белем учреждениеләренең барысына да янгын сигнализациясе җайланмалары куелган. Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсупов хәбәр итте. Әмма әлеге янгын "хәбәрчеләренең" берничәсенә ремонт ясау сорала икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев