Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ярты елда 86 бала дөньяга килгән

Июнь аенда яңа туган бәбиләр хисабына районда халык саны 13 кешегә арткан, ә ел башыннан бирле 86 бала дөньяга килгән. Бу хакта район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итәләр. Июньдә 9 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан, 20 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ярты елда 35 пар өйләнешкән, 13 гаилә таркалган,...

Июнь аенда яңа туган бәбиләр хисабына районда халык саны 13 кешегә арткан, ә ел башыннан бирле 86 бала дөньяга килгән.

Бу хакта район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итәләр. Июньдә 9 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан, 20 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ярты елда 35 пар өйләнешкән, 13 гаилә таркалган, 139 кеше үлгән.

Чагыштыру өчен: узган ел июнь аенда 11 бәби туган, 6 туй булган, 3 пар аерылышкан, 39 әлкиле вафат булган. Елның беренче яртысында исә 68 бала дөньяга килгән, 33 гаилә төзелгән, 15 пар аерылышкан, 181 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев