Әлки районында “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерена путевкаларны оешмалар һәм эшмәкәрләр бүләк итә
"Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда бу атнада өченче смена башлана.
Бу сменада күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар ял итәчәк. Бу балалар өчен юлламалар сатып алуда, һәр елдагыча, оешма-учреждениеләр коллективлары, эшмәкәрләр, аерым кешеләр ярдәм итә. Сабыйларга бөтен шартлары тудырылган лагерьда 18 көн буе ял итү өчен путевка сатып алуда булышырга теләге булганнар район балалар иҗаты йортына мөрәҗәгать итсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев