Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туңга сөрүне төгәлләде

"Яшь көч" җәмгыяте механизаторлары, 1200 гектар мәйданда туңга сөрү үткәреп, районда беренчеләрдән булып бу эшне төгәлләделәр. Туңга сөрү эшләрен Петр Фомин, Искәндәр Низамов, Владимир Пастухов К-701 тракторларында башкарып чыктылар. Бу хуҗалык бөртеклеләр урагын да районда беренчеләрдән булып төгәлләгән иде. Игеннәрне суктыруда Ришат Әсәтов зур тырышлык куйды. Бөртеклеләрне кырдан ындыр табагына...

"Яшь көч" җәмгыяте механизаторлары, 1200 гектар мәйданда туңга сөрү үткәреп, районда беренчеләрдән булып бу эшне төгәлләделәр.

Туңга сөрү эшләрен Петр Фомин, Искәндәр Низамов, Владимир Пастухов К-701 тракторларында башкарып чыктылар. Бу хуҗалык бөртеклеләр урагын да районда беренчеләрдән булып төгәлләгән иде. Игеннәрне суктыруда Ришат Әсәтов зур тырышлык куйды. Бөртеклеләрне кырдан ындыр табагына шоферлар Ринат Таҗиев һәм Камил Хөснетдинов өлгер ташып тордылар. Ындыр табагына кайткан бөртекне ЗАВ агрегатында чистартып саклауга салуда Алексей Евстафьев зур тырышлык куйды.

Җәмгыятьтә 500 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Бу эшне сыйфатлы итеп үзенең МТЗ тракторы белән Фәнис Гәрәев башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев