Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 21 яшьлек хатын-кыз хөкем ителде

Район прокуратурасы Юхмачы авылында яшәүче Анастасия Булючевага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд 21 яшьлек бу хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 325 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда - кешенең паспортын һәм бүтән мөһим документларын урлауда - гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче төнлә авылдашының өенә үтеп кергән. Ул сиздермичә генә йорт хуҗасының әһәмиятле документларын - Россия гражданины паспортын, транспорт йөртү таныклыгын, дәүләт пенсия иминияте таныклыгын, салым органында исәпкә куелу турындагы таныклыгын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыгын - кулга төшерә һәм урланган әйберләре белән җинаять урыныннан кача. Ул моны үзенең җинаятьчел гамәл кылуын аңлап, белә торып эшли.

А.Булючева үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аны хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән алты айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев