Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 56 яшьлек балыкчы Иделдә боз астына китеп үлгән

Чуаш Борнае авылында яшәгән Виктор Ерусланов үткән атнада Иделдә боз астына китеп һәлак булган. 56 яшьлек ир Спас районының Куралово авылыннан ерак түгел Иделдә балык тотарга барган була. Боз ватылып, ул суга егылып төшә һәм, күрәсең, күпме тырышса да, салкын су тоткыныннан котыла алмый. МЧС хезмәткәрләре аның гәүдәсен елгадан икенче...

Чуаш Борнае авылында яшәгән Виктор Ерусланов үткән атнада Иделдә боз астына китеп һәлак булган.

56 яшьлек ир Спас районының Куралово авылыннан ерак түгел Иделдә балык тотарга барган була. Боз ватылып, ул суга егылып төшә һәм, күрәсең, күпме тырышса да, салкын су тоткыныннан котыла алмый. МЧС хезмәткәрләре аның гәүдәсен елгадан икенче көнне генә табып алалар.

Бу фаҗига көзге бозга да ышанырга ярамаганлыгын тагын бер кат искәртә. Соңгы вакытта салкыннар булды, әмма берара нык җылытып та алды бит (оттепель). Елга өстендә боз нигездә нык булса да, урыны-урыны белән җылулар (полынья) - кышын да су начар каткан җирләр очрый. Балыкчының әнә шундый урынга эләккән булуы да ихтимал.

Кышын да балык тотарга яратучылар районыбызда байтак. Балыкчыларга һәм, гомумән, кышкы елганы кичәргә туры килгән һәркемгә бәлагә юлыкмас өчен боз өстендә үзеңне ничек тотарга? Районыбызның төп коткаручысы- 105 нче янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов киңәшләренә колак салыгыз:

-Боз өстенә тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда (томанда, кар, яңгыр яуганда) һич кенә дә чыгарга ярамый.

-Елга аша чыкканда махсус җиһазланган боз кичүләреннән файдаланыгыз.

-Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый.

-Ким дигәндә 7 сантиметр калынлыктагы боз хәвефсез санала. Боз үтә күренмәле булган саен ныграк, ә сөт төсендәгесе куркыныч. Боз өстеннән барганда аның нинди төстә булуын игътибар белән күзәтегез: караңгырак булган саен, боз юкарак. Боз өстендә хәрәкәт иткәндә шикле урыннарны һәм калын кар белән капланган җирләрне әйләнеп узарга кирәк.

-Елганы боз өстеннән кичәргә мәҗбүр буласыз икән, сезгә кадәр салынган сукмактан яисә чаңгы юлыннан бару яхшырак.

-Боздан төркем белән барганда бер-береңнән 5-6 метр ара калдырып атларга кирәк.

- Туңган елга я күлне чаңгыда кичү хәвефсезрәк. Бу очракта: зарурлык булганда тизрәк салып ташлау өчен чаңгы бауларын чишегез;чаңгы таякларын кулыгызга элмәкләрен кидермичә генә тотыгыз.

-Рюкзагыгыз булса, аны бер генә иңегезгә элегез.

-Үзегез белән элемтә чарасы (мобиль телефон) булсын. Бәлагә юлыкканда беренче чиратта иң якындагы кешеләргә, әйтик, шушы ук сулыктагы балыкчыларга шылтыратыгыз.

-Балык тотканда чикләнгән мәйданда күп бәкеләр тишәргә һәм зур төркемнәр белән җыелырга ярамый.

-Ата-аналар колагына: балаларны караучысыз бозга (балык тотарга, чаңгыда, тимераякта шуарга) җибәрмәгез.

-Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш боз өстенә кермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев