Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче Анна Кирпичеваны 95 яшьлеге белән Россия Президенты Владимир Путин котлады

Туксан яшькә җитүчеләрне озын гомерлеләр дип атыйбыз.

Озын гомерле булу яхшы сәламәтлеккә, нәселдәнлеккә бәйле, билгеле. Шул ук вакытта гомер озынлыгында кешенең көчле рухлы, күркәм холык-фигыльле булуы да роль уйныйдыр, мөгаен.

Күптән түгел без үзебезнең интернатта яшәүче Анна Кирпичеваның 95 яшьлеген билгеләп үттек. Анна Дмитриевна - хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган укытучысы. Тумышы белән ул күрше Спас (элекке Куйбышев) районыннан. 1940 елдан Юхмачы районы Тумба авыл советына караган "Ленин" поселогында мәктәп мөдире булып эшли. 1948 елдан лаеклы ялга чыкканчы Чуаш Кичүе мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя.

Анна Дмитриевнаның фронтовик ире күптән инде вафат. Аларның ике уллары да читтә яши иде. Берсе үлде, икенчесенең язмышы безгә мәгълүм түгел. Ун ел инде ветеран педагог безнең интернатта яши.

Олуг юбилеен билгеләп үткән көнне Анна Дмитриевна бик күп котлаулар кабул итте. 95 яшьлеге белән аны Россия Президенты Владимир Путин да тәбрикләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, укучылары хөрмәтле юбилярыбызны интернатка килеп котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Янәшәбездә Анна Дмитриевна кебек катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы узган ветераннар булу - безнең өчен зур сөенеч. Аны элекке укучылары да онытмый, хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән тәбрикләп торалар. Без дә аны бик кайгыртабыз, үзен әйбәт хис итүен, күтәренке кәеф белән яшәвен телибез.

Татьяна Клянина,

Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының

социаль хезмәтләр буенча белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев