Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче Галия Рәүфовнаны 95 яшьлеге белән район башлыгы котлады

Бөтен нәрсәне белеп торучы галимнәр раславынча, табигать тарафыннан кеше организмына уртача 120 ел яшәрлек мөмкинлек салынган. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Әмма соңгы елларда 80-90 яшьне җиңел генә үтеп китүчеләр, 100 яшькә җиткәндә дә, кем әйтмешли, "йөгереп йөрүче" әби-бабайлар саны арту бу фикерне яклый кебек. Безнең әлкилеләр арасында да бар андыйлар....

Бөтен нәрсәне белеп торучы галимнәр раславынча, табигать тарафыннан кеше организмына уртача 120 ел яшәрлек мөмкинлек салынган. Моңа ышануы кыен, әлбәттә. Әмма соңгы елларда 80-90 яшьне җиңел генә үтеп китүчеләр, 100 яшькә җиткәндә дә, кем әйтмешли, "йөгереп йөрүче" әби-бабайлар саны арту бу фикерне яклый кебек.

Безнең әлкилеләр арасында да бар андыйлар. Дөрес, тугыз дистә ел гомер иткән өлкәннәрнең тормыш итү чорын имин һәм һәм уңайлы булган дип кем әйтер! Алар бит илне тетрәткән фаҗигале вакыйгалар шаһиты, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык кичергән буын.

Югары Әлкидә гомер итүче Галия апа Рәүфова әнә шул буын вәкиле. Аңа декабрьдә 95 яшь тулды. Һәм аны туган көне белән котларга район башлыгы Александр Никошин үзе барды. Ул юбилярга Россия Президентының котлау хатын, үзенең бүләкләрен алып килде. Бик күңеле булды әбекәйнең: Александр Федорович белән озак кына сөйләшеп утырды ул, яшь чакларын искә төшерде, бүгенге тормышыннан бик канәгать булуын әллә ничә тапкыр кабатлады.

Галия апа (дөресен генә әйткәндә аны әби дип атарга тел әйләнми) шат күңелле, җор телле кеше булып чыкты. Яшьлек елларын, узган гомерен искә төшереп сөйли башлагач "авыр заманнар иде", дип уфтангаласа да, күбрәк кызык хәлләрне хәтерендә яңартты. Әле сугышка кадәр үк аны, Татар Борнае авылында туып үскән яшь кызны, Ярслауга торф чыгарырга җибәрәләр. Сугыш чорында да шунда эшли ул. Тырышлыгын күреп үзенә бригадир булырга да тәкъдим итәләр. Әмма кыз туган ягына кайтып китүне өстенрәк күрә:

-Начальник әйтә, әйдә тагын бер ел эшлә, булдырасың, ди. Юк, мәйтәм, мин авылга кайтам да, кияүгә чыгам, дим. Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң шулай инде ул, чынлап та тормышка чыктым бит, фронтттан яраланып кайткан Югары Әлки егетенә! дип көлеп куйды әбекәй.

Галия апа ире Габдулла абый белән нужа арбасын тигез җиңелеп тарта. Ул аның янәшәсендә комбайнда да эшли, иренә бер-бер артлы җиде бала да табып бирә, аларны үстерүгә күп көч куя. Сугыштан гарипләнеп кайткан Габдулласының исәнлеге әйбәт булмаганлыктан, тормыш авырлыкларын үз иңенә күбрәк тә алырга туры килә әле аңа.

-Ул бит соңгы вакытта гына ветераннарга кадер-хөрмәт зурдан. Ә элек аларга бернинди ярдәм булмады. Өебез искереп, түбәсеннән яңгыр үтә башлагач, районга кадәр барып җиттем. Аннары да күпме нужа күрдек, -дип сөйли ул.

Нәниләрне үстерергә, балаларын укытып аякка бастырырга, йорт-җирне алып барырга, совхоз эшеннән дә калырга ярамый... Ничек чыдаган бу хатын!? Кызганычка каршы, Габдулласы да гомерле булмый, иртә үлеп китә. Хәзер инде өч улы да бу якты дөньяда юк. Ә Галия әби күңелен төшерми. Улы Ринат белән бергәләп иске өйләрен яңарта-яңарта яшәп яталар алар Югары Әлкидә. Яше 95 тән узса да, күңеле күтәренке, колагы да ишетә, күзләре дә әйбәт кенә күрә әле аның.

Кайсыдыр совет шагыйренең бер шигырендә: "Кадак ясыйсы иде бу кешеләрдән: Дөньяда ныграк кадаклар бүтән булмас иде" дигән юллар бар. Бөек Ватан сыгышы чорын кичергән әби-бабайлар буынына бик туры килә алар. Кечкенә генә гәүдәле, әмма нык холыклы Галия әби Рәүфова әнә шул буынның бер вәкиле. Аңа әле һаман да озын гомер телисе килә. Чөнки яшәү дәрте тулып тора әле әбекәйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев