Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләрнең транспорт салымы буенча бурычлары 1,5 миллион сумнан арта

Җир, милек һәм транспортка 2015 ел өчен салынган салымнар буенча бурычлар әле дә аз түгел.

Район буенча җир салымы бурычы 126718 сум, милек өчен 129302 сум тәшкил итә. Иң күп бурыч транспорт салымы буенча - әлкилеләр исеменә теркәлгән машина-трактор өчен тагын 1570468 сум салым түлисе калган. Шуның 1,1 миллион сумы - Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләр өлеше.

Районның 6 авыл җирлегендә барлык төр салымнар тулысынча җыеп алынган. Тагын 8 авыл җирлеге җир һәм милек бурычларыннан "котылган". Бурычларны түләп бетерү өчен бер атнадан азрак вакыт калып бара. Ә аннары инде 2016 ел өчен салым хәбәрләре килә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев