Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ятимнәр өчен биш йорт төзелеп, аларга җылы җибәрелде

Район газ эксплуатацияләү участогы эшчеләре Базарлы Матакта Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән биш өйгә табигый газ тоташтырдылар. "Строитель и К" җәмгыяте район үзәгендә 18 яшьләре тулган биш ятим балага өйләр салдылар. Газчылар яңа йортларга җылы да җибәрделәр. Тиздән анда яңа хуҗалары урнашачак. Район газ эксплуатацияләү участогы 705 километр газ үткәргечкә...

Район газ эксплуатацияләү участогы эшчеләре Базарлы Матакта Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән биш өйгә табигый газ тоташтырдылар.

"Строитель и К" җәмгыяте район үзәгендә 18 яшьләре тулган биш ятим балага өйләр салдылар. Газчылар яңа йортларга җылы да җибәрделәр. Тиздән анда яңа хуҗалары урнашачак.

Район газ эксплуатацияләү участогы 705 километр газ үткәргечкә хезмәт күрсәтә. Шуның 200 километры җир өстеннән уза. Быел җәй 21 километр үткәргечләрнең буяулары яңартылган. Моннан тыш, участок 38 газ бүлү пунктына (ГРП) һәм 70 шкафка техник карау үткәреп тора. Быел өч газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясаганнар.

60 кешедән торган участок халыкны, оешма-предприятиеләрне өзлексез газ белән тәэмин итүдә зур эшләр башкара. Әмма районда яшәүчеләрнең бер өлеше файдаланган газ өчен вакытында түләмичә алар хезмәтендә күп кыенлыклар тудыра. Бүгенгә газ кулланган өчен халыкның 5 миллион сум бурычы җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев